Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

 

Сара Садыйкова (Садыкова),  1926

Lat

Стиль саклыйбыз дип…

Сара Садыйкованың Газиз Айдарскийга язган хаты

1926 елның 27 июнендә Татар дәүләт театрында Г.Әлмөхәммәтов, Ә.Хисамов һәм минем концертларым булды.

Ул концертта, ашамыйча килүем һәм сәламәтлегемнең начарлыгы аркасында, мин начар җырладым. Икенчедән, никтер бик каты каушадым. Гомеремдә алай булганы юк иде.

Шул концерттан соң Салах Атнагулов (музыка сәнгатеннән бер генә тиенлек хәбәре юк) бик төпле (үзенчә, әлбәттә) фәнни тәнкыйть ясады. Безгә консерваторияләр белгечләр әзерли алалар микән, ди. Мин шикләнәм, ди. Консерваториядә укучылар (Әхәт, мин) безнең үзебезгә яраклы белгечләр булып чыгарлар микән, ди. Безнең аһәңне консерватория бозмый микән, ди. Ул минем каушау аркасында нечкә бормаларны бозмыйча гына, турырак җырлавымны моң бетүгә хисаплый. Музыка әһелләреннән үзенең шул шикләнүенә җавап сорый. Элек, куллар чәбәкләүдән кызарып беткәнче, алкышланып чакырыла торган Сара туташ, дип минем хакта, элек яхшы җырлый иде, хәзер җырлый алмый дигән төслерәк итеп, ялгыш аңлатма бирә.

Бу һичбер нәрсәгә яраксыз фәлсәфә. Алар төп сәбәпне күрмичә, мәсьәләне әллә кая боралар. Начар җырлауның сәбәбе - каушауда һәм ач килеш җырлауда икәнлекне белмиләр.

Минем алдымда торган бурыч - консерваторияне укып бетерү, шундый аңсыз тәнкыйтьчеләргә җавап бирә алырлык музыкаль белем белән кораллану һәм татарның, башкортның моңын, аһәңен ватмый, җимерми, түкми-чәчми, шул матур килеш, эшләнгән, утыртылган ныклы тавыш белән җырлап күрсәтү. Бу бер.

Икенчесе: Солтан абый Габәши әйтә, мин Сараны, ди, йөз музыкант җырчы арасында бер генә, татар музыкасын саклап, үзгәртми калучы, дип уйлый идем, ди. Уйласа соң? Әллә Сара, консерваториядә укып, татар музыкасын пычратырга телиме? Аны руслаштырырга, бозарга йөриме? Юк, һич юк, ул бөтен җаны, тәне белән аны сакларга тырыша.

Димәк, милли музыканы башка музыкалар арасына кертер өчен, элек аны үстерергә кирәк, дим. Солтан Габәши әйтә: мин ди, татар музыкасын, ди шул оригиналь көенчә, үзенең үзенчәлекләре, хисиятләре белән, үзенең стиле белән саклап, бер ге-ний чыкканчы саклап, исән-сау ирештерергә тырышам, ди. Мин стиль саклыйм, ди. Ә мин алай түгел, дим. Солтан абый Габәшинең бернинди стиле дә юк аның. Ул уйный белми. Ул музыкант-композитор, ләкин ул рояльдә уйный белми. Ул үзенең матур гармонияләр белән уйный белмәвен стиль саклау дип аклый. Ә мин әйтәм, башка сәнгать төрләре аерылсалар да, ләкин музыка сәнгате, музыка теле бөтен халыкларга бер генә дим. Чөнки мин русларга, полякларга һәм хәтта норвегиялеләргә, инглизләргә дә татар көйләренең ошаганын, алар да шулай ук кул чәбәкләп, тагын сорап алуларын, димәк, яратуларын белдем. Димәк, музыканың теле бер генә. Шулай булгач, нигә безгә стиль саклыйм дип, татар музыкасын коры квинталар, кварталар белән генә ярлы көенчә калдырырга? Нигә безгә рәхәтләндереп, бөтен халыклар куллана торган яңгыраш белән татар көйләрен киң, матур рәвештә, тулы гармонияләр белән уйнамаска һәм җырламаска? Моның белән татар музыкасының стиле бозылмый. Киң музыка, киң гармонияләр белән дә татар музыкасының стилен саклап калып була.

Дөрес, киң гармониянең дә ярага-ны-ярамаганы бар. Аннан ни эләкте шуны түгел, киресенчә, үзеңә тиешлесен генә сайлап алып, стильне бозмас кадәрлесен генә алып, гармония ягыннан гына ярлы музыкабызны баетырга кирәк. Безгә башкалар музыкасы төсле, киң, матур, тулы музыка кирәк. Чөнки «Баламишкин»ны һаман да бер төсле генә мандолинада кырык тапкыр кабатлап чыгу ялыктыра, туйдыра. Мин моннан ерагаерга телим. Консерваториянең дөнья кадәр зурлыкта булган зур залында меңләгән тыңлаучы алдында шундый зур әсәрләр уйналганда, үзебезнең «Ямьле Агыйдел», «Сакмар»ларны да әллә нишләтеп, симфонияләргә салып, шундый зур гармонияләр кулланып, матур, тулы музыка төсенә кертәсем килә.

Ләкин дәрт бар, дәрман юк. Бездә аларны булдырасы килгән кешеләр юк. Бездә бары, стиль саклыйм дип, мескен көйләрне квинталар, ак-туалар белән болгатып, лы-кыр-лыкыр китереп, манный боткасы ясаучылар гына бар. Тел белән әллә ниләр сөйләп, кулыннан бер эш тә килми торганнар гына бар.

Солтан Габәши әйтә миңа:

- Сез яңгырашлар белән генә мавыгасыз, ди.

Мин әйтәм:

- Юк, эш анда түгел, ахыр чиктә безгә музыкабызны берәр хәл эшләтеп, бербөтен эшкәртелгән музыка хәленә китерергә кирәк.

Ләкин әле моңа иртәрәк. Безнең музыкант композиторларыбыз юк. Ә бу юнәлештә үрнәк бар. Безгә 23 нче елда композитор Эйхенвальд килгән иде. Ул авылларга чыгып, карт-карчыклардан җырлатып язган татар көйләрен гармониягә салып, матур, төз хәлгә кертеп симфония оркестрында уйнаткан иде. Ул, бергә эшләргә дип, Габәш иләргә дә кулын сузды. Ләкин Габәшиләр, татар музыка галәмендә үзләре генә шөһрәт казанасылары килеп, стиль саклыйбыз дип, ни үзләренә, ни кешегә ирек бирмиләр. Югыйсә, композитор Эйхенвальд ярдәменнән файдаланырга мөмкин иде. Бергә эшләп, татар көйләренең стилен боздырмыйча, характерын үзгәрттермичә генә, музыкабызны матурларга, тулыландырырга мөмкин иде.

 

Июнь, 1926.

 

Әнисенең әтисенә язган хатын редакциягә Әлфия АЙДАРСКАЯ китерде.

 

әхри Казан", Сишәмбе, 5 декабрь, 2006 ел