Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

 

Lat

Тау ягының моңлы җырчысы
 

Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН,
Апас муниципаль районы башлыгы,

Татарстан Республикасының атказанган
 авыл хуҗалыгы хезмәткәре

 

Илаһи яңгырашлы, исеме җырларга күчкән Апас... Туган якның тарту көчен, әти-әни кебек газиз балачак хатирәләрен саклаучы туган нигезнең кадерле - үз булуын без яши-яши аңлыйбыз. Сагыну хисләре бигрәк тә күңел нечкәргән чакларда яңара. Шуңа да бит кайда гына булсак та, кайда гына яшәсәк тә, һәрчак туган якларга ашкынып торабыз. Кайчандыр бергә укыган сабакташлар, туган-тумача, авылдашлар белән очрашу-гапләшү күңелдә әйтеп бетергесез тирән, ләззәтле хисләр уята.

Безнең якларны элек-электән Җәбәлстан, ягъни Тау ягы дип атыйлар. Апас районы шул серле, төрледән-төрле риваятьләргә бай Җәбәлстанның нәкъ уртасында утыра. Казаннан кайтканда игътибар иткәнегез бардыр, диңгездәй җәелеп агучы Идел елгасы белән хушлашып, үзебезнең якларга борылгач, безне озак кына дөя өркәчедәй бик зур, еракларга сузылучы Ослан таулары озатып бара. Аннары Зөя, Үләмә, Бөя, Имәнле кебек эреле-ваклы елгалар, урманлыклар, җәйләрен тургайлар симфониясенә күмелүче мул иген кырлары каршылый. Борынгы болгар бабаларыбыздан калган Апас төбәгендә чишмә-күлләр, кизләүләр дә бик күп. Бәлки, шушы гүзәл табигать тартадыр безне туган якка? Бәхәсләшмим, бардыр анысы да. Әмма үзеңнеке - үзәктә, дигәндәй, мин ата-аналарың көн күргән, сине дөньяга бар итеп, яшәү көче биргән гомер бишегеңнең - туган нигезеңнең могҗизалы тарту көче көчлерәктер дигән фикердәрәк торам. Шулай булмаса, шактый еллар чит җирләрдә яшәп, каңгырып йөргән күп кенә якташларыбыз Апас якларына кайтып, төпләнеп калыр идеме? Әгәр инде кайта алмасалар, кайберләре һич югында "Үлгәч, мине туган авылымда җирләрсез!" - дип васыять язып калдыра.

Бер җөмлә белән әйткәндә, кече ватан һәрчак безнең белән, күңелебез түрендә. Тау ягы - ул әле яшәү, гомер итү урыны гына түгел, батырлык һәм илһам бишеге дә! Шуны раслау өчен Рем Абзалов, Дмитрий Горбунов, Салават Кәримов, Ислам Насыйбуллин, дәһшәтле сугыш елларында әсирлектән качып, Франция Каршылык хәрәкәте партизаннары белән фашистларга каршы аяусыз көрәшкән һәм 25ләп орден-медальгә лаек булган Зыятдин Камалов кебек сугыш каһарманнарын, Владимир Садовников, Мәгъсүмә Кәлимуллина, Семен Никитин, Әминә Маликова, Гайфетдин Галиев, Василий Аверьянов кебек, хезмәтләре белән дан казанып, Хезмәт Геройлары булган якташларыбыз исемнәрен атау да җитә. Ленин орденына лаек буяган, СССР, Россия һәм Татарстан күләмендә атказанган исемен алган шәхесләребез күпме?! Кунакчыл, хезмәт сөюче районыбыз халкы Садри Җәләл, Җамал Вәлиди, Ильяс Рахман, Гали Хуҗиев, Сара Садыйкова, Әгъзам Фәттах, Вәли Шәфигуллин, Мөхәммәт Гайнуллин, Габдрахман Таһирҗанов, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева кебек әдәбият-сәнгать әһелләре белән дә урынлы горурлана.

Сара Гариф кызы Садыйкова - нуры сүнмәс шәхесләрнең иң олысы-хөрмәтле-се, дисәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Ул үзе кебек сәнгатькәйләр йолдызлыгында һәрвакыт җемелдәп, балкып яначак иң якты йолдыз. Аның иҗатының бөеклеге хакында бар дөнья яза, талантын төрки халыклар гына түгел, руслар да таный. Бу җыентыкта без кайбер олуг шәхесләрнең Сара Садыйкова турындагы бәяләмә-фикерләрен урнаштырсак та, арадан берсе - Татарстанның халык язучысы Гомәр ага Бәшировның аеруча гыйбрәтле сүзләренә тукталмый уза алмыйм.

"...Сара Садыйкова минем өчен укыла гына башлаган мавыктыргыч, серле китап кебек, - дип яза ул. - Анда чит күзгә ансат кына ачылмый, әмма һәрдаим үзенә җәлеп итеп, сокландыра, үзен-үзе сөйдерә һәм шул ук вакытта гаҗәпләндерә торган ниндидер бетмәс-төкәнмәс, армас-талмас тылсымлы көч бар иде. Менә мин, шул гаҗәеп көчнең серен ачасым килеп, күңелем белән бик еракта ук калган озын-озак гомернең аргы якларын исемә төшереп утырдым...

- Дусларым, туганнарым! Мин сезне бик-бик яратып, якын итеп килдем! - дип башлый иде ул сүзен. Шулкадәр ихлас күңелдән, шундый җаннарны эретердәй итеп, үткәреп әйтә. Бу сүзләр залда да шундый ук дуслык, туганлык тойгысы кабызып җибәрә, һәм тамашачы дәррәү килеп кул чаба башлый иде. Ничә тапкырлар сокланып утырганым бар - сәхнә Сара ханымның стихиясе, аның тормышының иң җанлы, канәгатьлелек [удыра торган иң нәтиҗәле бер өлеше булды.

Сара ханым үзеннән соң бай мирас калдырды. Алай гына да түгел, ул композиторлык иҗаты белән татар халкының бик борынгы заманнардан бирле үк бай рухи тормыш белән яшәп килүче музыкаль халык икәнлеген янә бер мәртәбә раслады. Мин ышанам, килер бер вакыт, талантлы музыка белгечләре композитор иҗатының үзенчәлекләрен фәнни нигездә җентекләп өйрәнерләр һәм бу бай иҗатның яңадан-яңа гүзәл сәхифәләрен ачарлар әле..."

Миңа Түбән Камада, шул як авылларында, Казанның үзендә Сара ханым белән әдәби-музыкалъ кичәләрдә, төрле очрашуларда катнашырга, гомумән, аның белән даими аралашып яшәргә туры килде. Шул кичәләрдә мин аның бер күркәм сыйфатын ачтым.

Якташларыбыз Сара Садыйкова һәм Фәхри Насретдинов шагыйрьләр һәм артистлар арасында (1981)

Үз гомерендә дан-шөһрәт диңгезендә шактый "коенган" һәм "Татарстан сандугачы" дигән исемне бик хаклы рәвештә йөртүче Сара Садыйкова һәрвакыт Апас якларын данлады, бу гүзәл төбәккә багышлап җырлар язды, халык белән очрашты һәм үзеннән соң гаять матур, күркәм истәлек-хатирәләр калдырды.

Язмыш шулай кушкандыр, булачак халык җырчысы, халык композиторы Казан каласында туса да, әби-бабалары - кендек каны тамган Апас якларын үзенең туган ягы - газиз җире дип саный иде. Чөнки моң чишмәләре, зур дәрья кебек киң иҗатка юл башы Тутайдан башланды шул. Казан пристаненда пароходлар йөртү эшендә казна хезмәтен үтәүче әтисе Әхмәдиша һәм әнисе Бибигайшәдән ятлаган шигырь мөнәҗәтләрне, халык көйләрен Сара балачакта ук күңеленә сала. Бәлки, шуның нәтиҗәседер, киләчәген тулысы белән сәнгатькә багышлый. Аитовлар мәктәбендә гимназия программасын үзләштергәннән соң, педагогия техникумына юл тота һәм биредә татар халкының беренче композиторларыннан саналган Солтан Габәшидэ музыка белеме ала. Ә аннары П.И.Чайковский исемендге Мәскәү дәүләт консерваториясе... Монда башка мохит, башка дөнья. Соңрак, зур җырчы һәм композитор булгач, Сара апа Садыйкова үзенең остазлары - профессорлар Прохоров, Цебушенко, танылган композитор, опера остасы Антон Эйхенвальдларны олы хөрмәт хисләре белән искә ала...

Сара апабыз үз гомерендә төрле чорлар кичерсә дә, сынмый-сыгылмый, хәзергечә әйтсәк, һәм рухи, һәм физик яктан чыныга гына бара. Аның музыкаль сәнгатебез фондына керерлек йөзләрчә оригиналь җырлар иҗат итүе шул хакта сөйләмимени?! Ул үз заманының зур шәхесләре Солтан Габәши, Муса Җәлил, Кәрим Тинчурин, Фатыйх Әмирхан, Салих Сәйдәшен, Александр Ключарев, Василий Виноградовлар белән бергә эшли. Ә инде композитор буларак танылгач, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Мостай Кәрим кебек әдәбият корифейлары белән якыннан аралаша. Миңа калса, болар барысы да Сара ханым Садыйкованың олуг зат, Татарстан сандугачы булуы турында сөйли.

Быелгы ел - тарихи ел, әдөбият-сәнгать елы. Бөек Тукаебызга - 120, Муса Җәлилгә һәм татар театрына 100 әр ел тула. һәм шулар рәтендә дәүләтебез Сара апабызның да тууына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Ул бөтенхалык бәйрәме төсен алачак. Без, апаслылар, бу бәйрәмимтиханга аеруча ныклап әзерләнәбез. Тутай авылында өр-яңа бина төзеп, музеен ачтык, Мөхәммәт Гайнуллин исемен йөрткән Кызыл Тау урта мәктәбендә, район үзәгендәге мәһабәт музейда махсус почмак-стендлар булдырдык. Район күләмендә Сара Садыйкова иҗатына һәм аның тормыш юлына багышлап, концерт-фестивальләр, ачык дәресләр дә уздырабыз, исемен йөрткән урамнарны матурлыйбыз. Районда нәшер ителүче "Йолдыз" ("Звезда") газетасы редакциясе дә бу чаралардан читтә калмый. "Калфаклы сандугач" дигән рубрика астында күренекле якташыбыз турында истәлекләр басылып тора...

Бүген без, тормышыбызда матур, якты эз калдырган шундый шәхесләрне зурлап, үз халкыбызның, яши торган төбәгебезнең тарихын барлыйбыз, киләчәк буыннарга яшәү рәвешебез турында кадерле истәлек ядкарьләр калдырабыз. Элгәрләребез дә кул кушырып утырмаган. Алардан безгә күчкән мирас, рухи хәзинәләр безгә борылмалы, катлаулы тормыш сукмакларында адашып калмас һәм буыннар чылбыры өзелмәсен өчен кирәк. Мин шулай уйлыйм һәм, Апасымның даны-исеме таралсын өчен, хәлдән килгәнчә хезмәт итәм...



 

«Әнием-Мама», №14-15, 2 ноябрь,  2006 ел.