HOME   UP  

Миргазиян ЮНЫС

Тимер фил

 ( Миргазиян Юныс. Әсәрләр. - Казан: Рухият, 2003-2007, 1 т.)

Малайга, Коръәндәгечә, бик озын, матур исем кушканнар иде... Тик ул исемне тиздән оныттылар һәм аны, әнисе әйткәнчә, Бачра (Бачра (гарәпчә) – бәләкәчем.) дип кенә йөртә башладылар.

Бачра яшәгән илдә кешенең яшенә дикъкать биреп тору юк-югын. Үз тамагын үзе туйдыра алган кеше аларда өлкәннәрдән санала, ә тамагын туйдыра алмаган кеше исә йә бик яшь, йә бик карт, йә бик тә ялкау була. Әнисенең сүзе дөрес булса, Бачра туганнан бирле инде әллә сигез, әллә тугыз мәртәбә рамазан үткән. Малайның үзенә исә Африка кояшы аның аркасын бик күптәннән пешерә кебек тоела иде.

Бачра — урам малае. Аның йорты яр буена урнашкан зур шәһәр, бүлмәсе — диңгез порты. Түбәтәй урынына киездәй кара бөдрә чәч. Баш төртер мендәре — йомшак коры ком, юрганы — бәрхеттәй кара төн. Сәгате — күктәге кояш, иртәнге акчарлаклар малайны йокыдан уята.

Малайның кечкенә йөрәге талпынып-талпынып аны алга куа. Туганнан бирле көн саен ул Дөнья исемле чиксез зур, калын китапны укып бара. Укый һәм айларга тырыша — нигә Аллаһы Тәгалә берәүләргә ипекәйне күп итеп биргәндә, икенчеләр аның һәр кабымын көннәр буе арып-алҗып эзләргә тиешләр?

Кайбер юләр бәндәләр өсләренә бер күтәрәм кием киеп йөриләр. Бачра алай киенсә, эсселектән, мөгаен, пешеп үләр иде. Аның бердәнбер киндер галәбәсе ыштан урынына да, күлмәк урынына да ярый. Бу киемне Бачра үзе текте. Ашлык тутырырга дип биргән капчыкның төбен өч җиреннән уйды да, урта тишеген изү итеп муенына киде, як-якташларына кулларын тыкты. Гаҗәп уңайлы, чыдам кием булып чыкты бу киндер галәбә.

Табигать кешене тудыргач, туйдырырга да, киендерергә да тиештер бит инде? Бачраның бар ышанычы шул аны дөньяга китергән кодрәтле көчтә генә... Табигать аның турында онытып куйгалый-куйгалавын, әмма аңа үпкәләп булмый. Табигать карамагында бер Бачра гына түгел бит?! Җир йөзендә күпме ятим балалар, картлар, гарипләр бар. Аллаһ һәммәсенә мәрхәмәтен бирсен! Шуларның язмышларын табигать кайгырта.

Бачра юл буенда үскән пальма күләгәсенә килеп утырды да кызганып һәм әрнеп әнисен битәрли башлады:

— Алар нигә шулай башсыз икән? Тимер филнең нәрсә икәнлеген күпме аңлаттым, һаман төшенә алмый... Аллаһ аны миңа җәфа китерер өчен биргәндер инде? Кайткан саен акча тыкырдата. Нишләсен соң ул таба алмагач...

Әнисенең авызында һаман бер сүз:

— Чит ил баскынчыларын илемнән куам, дип әтиең тау-ларга китте дә шунда ятып калды. Син дә әтиеңә охшагансың. Шушы горурлыгыңны ташламасаң, син дә әтиең шикелле харап булырсың әле, имеш...

Бачра аңа һаман аңлатырга тырыша:

— Безнең ач утыруга мин гаепле түгел, Тимер фил гаепле. Безгә дигән көлчәне, шикәр камышын һәм кокос чикләвеген шул мөртәт ашап бетереп тора.

Кояш тагын да югарырак күтәрелде. Күләгә пальма ага-чының теге ягына тагы ярты адымга күчте. Кояшның җете нурлары Бачраның баш түбәсен көйдерә башлады. Малай урыныннан торды да кайнар тротуар буйлап алга атлады. Урамнан кайнар җил куптарып, җитез машиналар, ике тәгәрмәчле арбага җиккән матур атлар чаба. Уйчан ишәкләрнең генә бу шашып ашыгуга бик исләре китми. Алар, дөньяның иң тирән серләрен аңлап, иң катлаулы законнарына төшенгән кыяфәттә, әкрен генә алга сөйрәлә. Әллә акыллы булганга санга сукмыйлар ишәкләрне, әллә артык күп эшләгәнгә?

Бара торгач, урам икегә аерылды. Бачра, сулга борылып, базар урамына килеп чыкты. Урам өстенә буйдан-буйга җәймә корганнар. Шуңа күрә анда кояш нурлары үтми. Ишекләргә, тәрәзә капкачларына, йортларның тышкы як диварларына сатлык әйберләрне элеп куйганнар. Сатучылар, аякларын бөкләп, кибетләренең ишек төбендә утыра. Урамнан үтүчене күрү белән, сикереп торалар да кибетләренә керергә кыстый башлыйлар.

Баерак кибетләрдә хезмәтче малайлар, хуҗаларының башы өстендә җилпәзә селкеп, җил ясыйлар. Хуҗалар җиләстә ашыкмыйча гына хурхур тартып утыра. Тегүчеләр урамда пыр туздырып кием тегә. Бер карт дөя алар янында сагыз чәйнәп ята.

Су сатучы, җиз тәлинкә кагып, үткән-барганга су тәкъдим итә.

Урамда хатын-кызлар күренми, Чөнки Аллаһы Тәгалә урамны ирләр өчен яраткан, ә хатын-кызлар өчен йорт бар. Алар, Бачранын әнисе һәм ике апасы генә утыралар.

Бачра, товарлар рәтен үтеп, ашамлыкларныкына килеп чыкты.

Зур чиләктә күмер гөрли. Күмер өстенә калай ябылган. Көлчә пешерүче карт консерв банкасына сыек камыр тутырган да, банкасының төбендәге тишегеннән бармагын алып калайга өлешләп камыр агыза. Калайда кабарып ак көлчәләр пешеп ята. Алардан тирә-якка тәмле икмәк исе таралган Борынга бу ис килеп бәрелгәч, Бачранын авызыннан су килә башлады. Гәүдә үзеннән-үзе көлчәләр ягына борыла, аяк гел шул якка таба атлый. Ниндидер көч тәмле икмәк исе килгән җиргә тарта, сөйри, жибәрми иде. Юк, ярамый. Түзәргә кирәк.

Көлчә пешерүченең һәр яңагында өчәр сызык. Яшь чагында әти-әниләре аның яңагына үткен пычак белән сызганнар. Мондый тамга, гадәттә, фудзи-вудзи кабиләсе вәкилләре эчендә була. Фудзи-вудзи кабиләсе юмартлыклары белән данлыклы. Сорасаң, бәлки, бу карт бер кабарлык көлчә бирер иде дә, әмма, ни өчендер, сорарга теле әйләнмәде Бачранын. Ул бар ихтыяр көчен җыйды да алга атлавын дәвам итте. Түзәргә, бирешмәскә кирәк.

Малай өч адым да атлап өлгермәде, кеше биеклеге чамасы булган зур бакыр чүлмәк янына килеп чыкты. Чүлмәктә бокырдый-бокырдый фасоль боткасы пешеп утыра. Тирә-якка канәфер, бадьян, борыч һәм төрле үлән исе аңкый. Чыдап булмый, авызга селәгәй тула, күз алдында зәңгәрле-яшькелтле очкыннар җемелди башлый.

Урамнан тизрәк үтү өчен, Бачра бер тар тыкрыкка борылды. Тыкрык Бачраны диңгез буена китереп чыгарды.

Су сатучы монда да килеп җиткән. Җиз тәлинкә кагып, һаман суын тәкъдим итә.

Иртәнге диңгез җиле исүеннән туктаган. Су өсте тып-тыныч. Эрегән аккургаш төсле шома диңгез кояш нурларын нәкъ көзге кебек тирә-якка чагылдыра. Офыкта пөхтә ак җилкәнле яхта әкрен генә шуып бара. Ярдан ерак та түгел, ике балыкчы көчәнеп-көчәнеп ишкәк ишәләр. Галпынып-талпынып суны каерсалар да, көймә бер урында гына торган шикелле.

Бер көтү бала, диңгез чыгарып ташлаган чүпне актарып, ярдан хәзинә эзләп йөри.

Урамның икенче ягында зур бакча. Бакча уртасында гөлгә күмелгән зәңгәр коттедж. Бачра, сокланып, койма аша бакчаны күзәтә башлады.

Бер зур ак машина тавышсыз гына килеп туктады да, тор-мозына тотылып, тирбәлеп куйды. Малай күз ачып йомарга өлгермәде, бер карт килеп машинаның ишеген ачты. Аннары әлеге карт кеше, кабаланып, чапан чабуы белән машинаны сөртә башлады. Машина хуҗасы ишек ачучыга бакыр акча ташлады да үзенең коттеджына юнәлде.

Әгәр ишекне Бачра ачкан булса, биш пиастр хәзер аның авызында ятыр иде. Тик соңгы вакытта аңа әллә нәрсә булды: машиналарның ишеген ачарга кулы бармый, туристларның сумкаларын күтәреп, артларыннан йөрергә жаны тартмый, сәдака сорарга — гарьләндерә. Хәтта бакшиш (Бакшиш – ярдәм күрсәткән булып акча сорау.) эләктерергә дә күңел ятмый. Менә шуның өчен инде хәзер Бачраны бертуктаусыз тиргиләр. Апалары аны кешегә дә санамый хәзер. Күршеләре күргән саен: «Менә теге акча сорарга гарьләнә торган малай кайта», — дип, ана төртеп күрсәтәләр.

Бачрада мондый начар гадәт портта эшләгән чагында башланды.

Чит ил изүчеләрен илдән кугач, портка зур пароходлар белән икмәк ташый башладылар. Икмәкне бушату өчен портка йөкчеләр кирәк булды. Акчага интегеп йөргән кешеләр порт тирәсенә жыела. Иртән порт идарәсеннән стивидорлар (Стивидор – йөк төяү белән җитәкчелек итүче.) чыгып, кеше төркеме арасыннан берничә бригада йөкчеләр оештыра. Йөкчеләр капчык авызын тегеп тору өчен үзләренә ярдәмче малайлар сайлый.

Башта Бачраны пароход бушатырга сирәгрәк алдылар. Эшли торгач, Бачра портның иң оста капчык тегүчесенә әйләнеп китте. Шуннан соң аны көн саен эшкә ала башладылар. Йөкчеләр аны кыйнаудан туктады. Гел кыйнаганнары булмады дисәң дә, ялганчы булмассың, чөнки теге Америка пароходындагы хәлне кыйнауга санап булмый инде.

Ул көнне Бачра палубага ял итәргә чыккан иде. Тирә-якта беркем дә юк. Бачра палубадагы җиз бөкегә басты да шәрә үкчәсе белән бөкене борып чыгара башлады. Палубада андый жиз бөкеләр — дөнья. Берсен борып алганнан пароход бөлмәс әле. Бачра элек тә күп кенә бөкеләрне җыеп, тимерче Яхъяга саткалады. Яхъя җиздән алтын алка һәм беләзек ясый.

Бачра бөкене чыгарып бетереп кенә азаплана иде, аның муенына ниндидер авыр нәрсә килеп төште Малай тимер палубага тәгәрәде. Ике теше шарт итеп сынып чыкты, ирене ярылып, авызыннан кан китте. Бачра күзен ачып җибәргәндә, зур жирән штурман аның якасыннан эләктереп алган иде. Штурман карбыз чаклы йодрыгын Бачранын борынына терәгән иде, малайның авыз-борыныннан шарлап кан акканын күргәч, кызганды, ахры. Кесәсеннән тәмәке исе сәнеп беткән кәгазь доллар чыгарды да малайга тоттырды. Аннары штурман Бачраны вахтенный матроска китереп тапшырды. Матрос тезе белән Бачранын биленнән түбән җиренә җайлап берне сылады. Бачра ничек причалга килеп төшкәнен сизми дә калды...

Ә бит бар иде дөньяның рәхәт чаклары! Ул заманда Бач-ранын, көн саен гына түгел, көненә ике тапкыр ашаган чаклары күп иде. Кич белән кайтып, авызындагы кырык пиастрын әнисенең учына төкерә иде дә уйнарга чыгып китә иде. Ул чорларда кая инде ул аны әрләү! Әнисе аны «безнең ризык табучыбыз» дип кенә йөртә иде. Бачра йокларга ятса, апалары аяк очларына гына басып йөриләр иде.

Тимер фил генә эшне харап итте.

Портта эшли башлаганга ике мәүлет үткәч бугай, ашлык бушата торган пирска бер машина алып килделәр. Аны кора башлау белән Бен Али әйтте:

— Бу — пневматик суыргыч. Аның белән трюмнардан аш-лык суырталар. Бу машинаны көйләп җибәрү белән, без эшсез калачакбыз.

Юкны сөйлисен син, Бен Али. Ашлыкны машина белән бушатып буламыни? — дип көлделәр йөкчеләр.

— Карагыз әле, — диде бер карт йөкче, — бу нәмәрсә гел филгә охшаган. Хортумы да шулай җиргә тиеп тора, ташка үлчим.

Йөкчеләр кычкырып көлделәр. Шушы көннән башлап алар машинаны Тимер фил дип йөртә башладылар,

Бераздан Бен Алиның сүзләре дөрескә чыкты. Тимер филне кабызып җибәрү белән, йөкчеләрне портка кертми башладылар. Ул машина бәхетсезлек һәм күз яше алып килде. Каһәр төшсен ул Тимер мөртәткә!

Йөкчеләр Тимер филне диңгезгә төртеп аударырга карар кылганнар иде. Бу карарга Бен Али гына кушылмады

— Эш филдә түгел, ә аның кемгә эшләвендә. Әгәр машина безгә эшләгән булса, без болай ач калмас идек — диде Бен Али.

Йөкчеләр бу сүздән хәйран калдылар. Тимер фил эшләп торганда, эш кайдан булсын ди инде? Эшләмәсәң сине кем ашатыр? Эшләми генә ашау өчен йә имам, йә рәис, яисә гаскәри булып туарга кирәк бит! Бу хакыйкатьне сабый да белә. Йөкчеләр бик озак җилкәләрен кашып утырсалар да, Бен Алиның сүзеннән мәгънә тапмадылар. Ниһаять, теге карт йөкче әйтте: -

Бәндәләр, тыңлагыз! — диде. — Бен Али хуҗалар яклы. Ул аларга сатылган. -

Ишәкләр сез! — диде Бен Али, сикереп торып. — Изелә торгач, сезнең миегез кибеп беткән. Мин, юләр, сезне берләштерергә уйлыйм тагы...

Бен Али порттан чыкты да шәһәр ягына юнәлде. Их, юкка гына аны рәнҗеттеләр нахак сүз әйтеп! Бен Али гомергә сатылачак түгел. Ул элек зур пароходларда матрос булып эшләгән. Күпне күргән, күп кенә акыллы кешеләр белән сөйләшкән. Шуңа күрә ул бик күпне белә дә. Ә йөкчеләр шундый халык инде алар: ышанасы килсә ышана, килмәсә — юк. Баш миләре шундый.

Күптәнге заманнар турында уйлап бара торгач, Бачра порт капкасы төбенә килеп җиткәнен сизми дә калды.

Порттан бер көтү солдат чыгып килә иде. Алар чит илне-келәр булса кирәк. Өсләренә хаки кигәннәр. Башларында калай казан. Гәүдәләрен, чемодан кебек итеп, аркылы-торкылы каеш белән буганнар, һәрберсенең билендә зур пычак, күкрәкләрендә тимер автомат.

Дөньяда солдатлардан да кызык халык бармы икән? Алар ничек шулай бердәм атлый алалар? Йөкчеләр һич кенә дә болай атлый алмаслар иде. Солдатларның барысының да киемнәре гел бертөсле. Алар ничек бер-берсен таный алалар икән? Шулай гел бертөрле киенеп йөрсәң, үз-үзеңне таба алмавың да бар. Алла сакласын!

Солдатлар порттан чыгып, озын урамга таба борылдылар. Бачра да түзмәде, онытылып, колонна артыннан йөгерде.

Бер көтү малай, авызларын ачып, солдатлар яныннан ча-балар иде инде. Аларга бала күтәргән хәерче хатын да килеп кушылды.

Хәерче хатын, командирдан сәдака сорап, кулын сузды. Командир күзләрен акайтып кычкырып җибәрде. Хатын куркуыннан кулындагы баласын төшерә язды. Бала акырып елый башлады.

Юләр дә инде бу әни кешеләр! Солдатлардан сәдака со-рыйлармыни? Җитмәсә, командирдан сорый, ахмак хатын. Әниләр барысы да шулай башсызлар инде... Аларны Ходай шулай яраткан.

Әниләр турындагы фикер Бачраны кинәт элекке хәленә кайтарды. Аңа бит ничек тә акча юнәтергә кирәк, юкса, тагы шелтә, әнисенең күз яше, апаларының санламавы.. Ул тиз генә борылды да кире портка таба чапты. Складны үтеп, причалга гына җитеп килә иде, каршыга порт малае Саадун килеп чыкты:

— Бачра, әйдә бакшиш эләктерергә...

— Кайда бакшиш бар?

— Портка пассажир лайнеры килде. Туристлар — дөнья!

Малайлар пассажир пирсы ягына юнәлделәр.

Акка буялган зур океан лайнеры әкрен генә причалга терәлеп азаплана иде. Матрослар трап төшерәләр. Бер төркем турист палубадан портны күзәтә. Аларның ирләре дә, хатыннары да кыска чалбардан гына. Күбесе муеннарына фотокамера асканнар.

Өске палубаның бассейны янында туристлар кояшта кы-зынып ята. Ак кеше шулай кояшта кызынырга ярата инде. Кояшта кызынгач, ак кеше кара кешегә охшый башлый. Әллә алар кара кешенең тормышы искиткеч авыр икәнен белмиләр микән? Башкача үзләре теләп кара кешегә охшарга тырышмаслар иде.

Лайнерны каршы алу өчен, причалга носильщиклар, гид-лар, сувенир сатучылар җыелган. Лайнер каршына күннән ясалган дөяләр, бизәкле аяк киемнәре, елан тиреләре, бака кабырчыклары тезеп-тезеп куйганнар. «Элек ак кешеләр безнең халыкны шундый вак-төяк ялтыравыклар белән алдый торган булганнар, хәзер үзләре шуларга алданалар инде», — дип көлгән иде бервакыт Бен Али.

Бен Али турында уйлавы булды, Бачра аны носильщиклар арасында күрде. Соңгы вакытта Бачраның Бен Алины бик күрәсе килгән иде. Әллә теләге кабул булды инде.

— Әссәламәгаләйкум, Бачра. Ни эшләп йөрү?

— Һаман шулай эш эзләп йөрү инде.

— Тамак туйдырып буламы соң?

— Зарланырлык түгел, туйдырып була.

— Бик ябыккансың, бала, әллә ач йөрисең инде? Бачранын күптән Бен Алига туйганчы зарланасы килә иде инде. Хәзер ул теләк кинәт юкка чыкты:

— Ач йөрмим, иртән генә туйганчы ашаган идем әле.

Бачра, чыннан да, моннан өч кенә көн элек иртән туйганчы ашаган иде.

Әйдә, таможенниклар лайнерны тикшергәнче, бер жиргә барып килик әле.

— Кая?

— Баргач күрерсең.

— Саадун да барсынмы?

— Барсын. Әйдә, Саадун!

— Юк, мин бармыйм. Мин туристлар чыкканын саклап торам. — Саадун лайнерга таба юнәлде.

Бачра белән Бен Али, складны урап, порт идарәсе янына килеп чыктылар. Идарә янында бер кечкенә ашханә бар иде. Ашханә хуҗасы аларны салкын гына каршы алды. Бен Али бер көмеш акчаны хуҗа алдына ыргытты да:

— Бер стакан камыш суы, бер ләвәш, — диде.

— Кирәкми, Бен Али, минем тамак тук. Рәхмәт!

Ашханә хуҗасы идәннән Бачранын беләге юанлыгы шикәр камышын алды да пресска тыкты. Тимер валиклар арасыннан сыгылып яшькелт су ага башлады. Бачраның кинәт күңеле болганып китте. Ашказаныннан авызга теш камаштыра торган ачы су килә. Күз аллары караңгылана... Әллә ач йөрергә өйрәнеп беткәнгә шулай инде?

Ниһаять, куе яшькелт су авыз эчендә. Аның салкынча баллы тәме җанны, тәнне, күңелне эретә — камыш суы, тамакны иркәләп, ашказанына ага башлады. Аның беренче тамчылары канга эләктеләр. Сүнә башлаган яшәү уты тагын кабынып китте. Таш кебек каткан ми тагын эшли башлады. Тәнгә кергән камыш суының һәр тамчысы шатлыкка әйләнә барды. Әнә көн дә яктырак күренә хәзер.

Тешләр хуш исле ап-ак бодай ләвәшенең тәненә баттылар.

— Ашыкма, Бачра, чәйнәп кенә йот.

Бачра дәшми, елмая гына. Чәйнәп йотарга вакыт бармы соң? Ул чәйнәргә теләсә дә, чәйни алмас иде. Авызга кабу белән, тамак ләвәшне йота да җибәрә. Тән ипи сорый бит. Бу теләкне дөньядагы бер көч тә туктата алмый. Бер генә башка теләк тә!

Бачра ләвәшне ашап бетерде. Валчыкларын җыеп, авызына салды.

— Туйдыңмы, Бачра?

— Туйдым. Рәхмәт яусын. Хәзер бер ай ашамыйча йөрергә була. — Бачра йодрыгы белән корсагына сугып карады. — Әнә, нинди тыгыз. —

Туйсаң, әһәмият белән тыңла. — Бен Али малайның колагына иелде. — Син сер саклый беләсеңме? —

Белмичә, мине кечкенә дип беләсенмени? Сорап торасын.

— Син хәзер ярлылар кварталына юл тот. Йөкчеләргә әйт, кич белән ашлык бушата торган пирска җыелсыннар.

— Әллә эш бирәләрме?

Юк, бирмиләр. Бүген төнлә Тимер филне диңгезгә төртеп төшерәбез.

Бачра шатлыгыннан кычкырып җибәрде:

— Аллага шөкер, ниһаять, син дә аңлый башлагансың икән.

— Юк, Бачра, Тимер фил гаепле түгел ул. Алар машина-ларын саклау өчен чит ил гаскәрләрен чакырганнар. Кабат басып алмакчы булалар. Бу икенче мәртәбә коллыкка төшү дигән сүз. Хәзер йә җан, йә азатлык! Адәм баласы ирексез яши алмый. Ирек ипидән дә кирәгрәк! — Бен Алиның чырае бик җитди иде. Алар ашханәдән чыккач аерылыштылар, Бачра, складны урап үтеп, порт капкасына таба китте.

— Әй, Бачра, тизрәк кил. Туристлар причалга төшә баш-ладылар! — Саадун яр буйлап арлы-бирле йөгереп тора иде.

— Минем вакытым юк. Бакшишны син үзең генә кара инде.

Бачра, кайнар асфальтка аягын пешерә-пешерә, шәһәргә таба йөгерде...

Бачраның кечкенә йөрәге, талпынып-талпынып, аны алга куа. Алга, киләчәккә ашыгырга куша. Язмыш аңа алда нинди тормыш әзерләп тора икән?

 

«Чолым» пароходы, 1962

Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis Mirğazican Yunıs Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis 

sarasadykova.su