HOME   UP  

Ләйсән КӘШФИЕВА,
филология фәннәре кандидаты

Шәрык фәлсәфәчеләренә тиң

 ( "Мәйдан", 2003, гыйнвар )

 

Миргазиян Юныс — татар әдәбиятын яна юнәлеш, яңа жанр — диңгезчелек (маринистика) белән баеткан язучы. Нурихан Фәттах сүзләре белән әйтсәк, беренче мәртәбә ул диңгезчелек терминнарын татар әдәби теле нормаларына көйләде һәм үзе белән безне, хыял корабларына утыртып, чит илләргә сәяхәткә алып чыгып китте, ят халыкларның тормыш-көнкүреше белән, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Ул — күп санлы кулъязмалар һәм очерклар, хикәяләр һәм новеллалар, повестьлар һәм трилогия авторы. Укучы күңелендә һәрвакыт уелып калучан Миргазиян Юныс әсәрләре каләмдәшләре һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан бервакытта да битараф кабул ителмәде, һәрвакыт фикер, бәхәс уятты. Язучы иҗатының үзенчәлекләре хакында Мөхәммәт Мәһдиев, Фатих Хөсни, Рафаэль Моста-фин, Әгъдәс Борһанов, Мансур Вәлиев, Фәрваз Миңнуллин, Ләлә Сабирҗанова һ.б. каләм ияләренең гаҗәеп саллы мәкаләләре бар. Арада гомере буе дөнья гизеп, үз милләтеннән читтә яшәгән язучының татар телен белү дәрәҗәсенә, поэтик чараларына карата каршылыклы фикер әйтүчеләр дә юк түгел. Язучының иҗат хәзинәсен барлап, ал арга карата әйтелгән фикерләрне анализлап чыккач, нишләптер Нурихан Фәттахның сүзләрен куәтлисе, аларны үстерәсе килә. Язучының талантын, энциклопедик белемен, шәхес буларак киң колачлылыгын югары бәяләп, Н.Фәттах үзе сокланган проза әсәрләренең шигърияткә якын торуын шәрехли. "Табигать күренешләрен һәм геройларның эчке кичерешләрен тасвирлаганда, М.Юныс, әйтерсең, шагыйрьгә әверелә. Шул чагында шушы калын китап фәлсәфи уйлануларга нигезләнгән бик зур поэма булып тоела башлый. Еш кына автор үзе дә Шәрыкның борынгы шагыйрьләрен һәм фолософларын хәтерләтеп куя", — ди әдип. Чәчмә әсәрне поэмага тиңләү, әлбәттә, язучының поэтик теле, сөйләм логикасы, әсәрнең психологик сыны, лирик чигенешләрнең гомум текстка чигелү осталыгы хакында тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итә. М.Юныс әсәрләре укучыны беренче битләреннән үк ниндидер сихри көч белән эләктереп ала, җибәрми, инандыра. Әсәрләрдә тормыш картиналары, кино кадрларындагы сыман, бер-берсен алыштырып кына торсалар да, укучы аңардан туймый, буталмый, ә автор алып килгән фәлсәфәгә сөенеп кушыла, авторның тапкырлыгын табыш итеп кабул итә. Әлбәттә, бу — авторның төгәл логик фикерләве, тормышны дөрес бәяли белүе, алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсе. Язучының бер әсәре хакында Л.Сабирова: "Повесть гадилеге, халыкчан тәкъбирләре, һәр җөмләдән саркып торган самимилеге, ихласлыгы белән сине беренче юлларны укуга ук әсир итеп өлгерә", — дип язды. Ә самимилек каян килә соң? Беренчедән, бу — халыкчан, гади телгә ия булу нәтиҗәсе. М.Юныс һәр күренештән фәлсәфә табарга, һәр фәлсәфәдән нәтиҗә, кагыйдә чыгарырга ярата. Ләкин бервакытта да укучыны үзенең уй катламнарына алып кереп адаштырмый, ә һәр логик баскычта аны хакыйкатькә инандырып бара. Шушыңа ирешкәндә (гәрчә үзе чит телләрне, диңгез терминологиясен, халыклар тарихын искиткеч яхшы белсә дә), милли психологиядән, милли фикерләү үзәннәреннән читкә тайпылмый. Гади генә күренеш турында да язучының үз фәлсәфәсе, үз билгеләмәсе бар. Мәсәлән, матурлыкның ни икәнлеген һәркем аңлый. Ә язучы шушы төшенчәне гап-гади генә җөмләләрдә үзенә генә хас буяулар, чагыштырулар, сын-ландырулар белән яңача ачып сала. Аның фәлсәфәсе күпме дәвам итсә дә, укучыны ялыктырмый, ә тик ләззәт бирә, гыйлемен арттыра.

М.Юныс иҗатының тематик диапазонын һич кенә дә диңгез белән чикләп булмый. Диңгез аның жанр калыбын, язу ысулын гына билгели. Әйтерсең, язучы океанга махсус әсәр язар өчен, үзенең кичерешләрен исбатларга хәл-вакыйгалар, күренешләр эзләр өчен чыккан. Ә күпме мәгълүмат, фактик материал ала укучы аның әсәрләреннән! Ә иң мөһиме — тәрбияви момент. Язучы үз әсәрләрендә һәрвакыт акны карадан аерырга өйрәтә, мещанлыкка, эчкечелеккә, әхлаксызлыкка каршы көрәшә. "Тәрбия — ул кешеләрдәге яхшы сыйфатларны үстерү, начар сыйфатларга каршы көрәш, кешеләрнең рухларын баету, шул байлыкка дөрес юнәлеш бирү дигән сүз", — ди автор. Корабльдә үзенең Вазыйфасы турыдан-туры тәрбиягә карагангамы, язучы тәрбиянең күп педагогик алымнарын үзләштерә, нәтиҗәләр ясый. "Исерек кеше белән сөйләшеп, телеңне әрәм итмә", "күмәк җинаять эшләгән бер төркем кешене тотканда, аларның барысы белән берьюлы сөйләшмә" кебек кагыйдәләр чыгарып бара ул. "Юлда уйланулар"ында исерек капитанның портретын шундый җирәнгеч буяуларга мана ки, хәтта бу юлларны укыганда, укучы да укшып куя. "Күз аслары капчык сыман булып асылынып төшкән. Җилкәләр салынкы. Куллар калтырап тора. Каршымда бөкрәеп беткән бер кызганыч, кешелек кыяфәтен югалта башлаган бәндә басып тора. Күзләр идәндә. Кеше түгел бу — бакча карачкысы, шәүлә..." (230 бит.) Икенче бер урында автор: "Матур һәм рәхәт яшәр елларым, гомеремнең өчтән ике өлеше, эчүчеләр белән көрәшеп, шушындый пычраклык, шапшаклык эчендә үтте", — дип уфтанып куя. (231 бит.)

Язучы кешелеккә хас булган һәр начар гадәткә, һәр хәшәрәтлеккә үз билгеләмәсен бирә, аны үз кыйбласыннан чыгып бәяли. Шунысы мөһим: ул беркайчан да акыл сатмый, фикерен укучыга көчләп такмый, ә үз гипотезасын исбат итәр өчен тормышчан, җанлы вакыйгалар таба белә. Тыштан күңелле, азартлы күренгән күренешләрдә дә эчке әрнү, сыкрану, тетрәнү күреп, укучыны психологик киеренкелеккә алып килә. Мәкернең һәм хәйләнең асылын билгеләү өчен, шушы ук китапта автор үгез сугышы эпизодын файдаланган. Хәйлә белән көчнең алышын конкрет детальләрендә сурәтләп, ул кемнәрдер кызык табып карап торган вәхшилеккә лаф ора. Үгез көчле, ләкин кешеләр кебек хәйләкәр түгел шул. Шуның өчен ул җиңелә. "Куркакның көче — хәйләдә. Хәйлә — ул гаделсезләр акылы" кебек, афоризмга тиң закон-нәтиҗәгә ирешә автор. (202 бит.) Икенче бер урында шушы фикерне үстереп: "...куркуны яшерергә теләү, батыр күренергә теләү безне үлем белән мәйдан тотарга мәҗбүр итә. Кимчелекләрне яшерү теләге көчле бездә. Булдыксыз адәм гомер буе уңган кеше булып күренергә тырыша, саран юмарт булып кылана, халтурщик язучы лауреатка үрмәли" (204 бит), — дип, автор үзенең әлеге фикерен глобаль масштабка күтәрә, гомумкешелеккә хас хәшәрәтлекнең асылын ачып сала. Шушындый ук оста уйланылган тукымада автор саранлыкның, булдыксызлыкның, астыртынлыкның, культурасызлыкның тетмәсен тетә. Әсәрдә фикер төенләнешләрен хасил иткән "Культура — чама белүдән башлана" (356 бит), "Деградациянең башы — кысынкылык" (344 бит), "Кеше затының иң зур казанышы — нинди генә шартларда да куаныч таба белүдә" (147 бит) кебек гыйбарәләрне йөзләгән җирдән китерергә булыр иде. Мещанлык, чүпрәккә, әйбергә табыну -- М.Юныс сарказмының иң бөек ноктасыдыр, мөгаен. Ул үзе кебек үк диңгезчеләрнең халыклар тарихына, сәнгать ядкарьләренә, тирә-юньгә шулкадәр битараф, чи надан булуыннан, теге яки бу портта бары тик күн бишмәт яки джинс ыштан алу өчен генә хафаланып йөрүләреннән ачынып көлә. Ул иҗат иткән сатирик образларда укучы үзен танып хәйран кала, ояла. Әсәрләрнең тәрбияви әһәмиятенең дә бер ябе шушында ятадыр, мөгаен. "Әйбер синең вакытыңны, рухи тормышка тотылырга тиешле егәреңне суырып ала. Ул сине әсир итә, колга әйләндерә" (179 бит), "Йорт җиһазлары фатирыңдагы урынны биләп, синең үзеңне кысырыклаганнан-кысырыклый бара" (127 бит) кебек тәкъбирләрне кем инкарь итә алсын? Бу очракта бары тик авторның акылына, җорлыгына сокланырга гына кала. Язучының әсәрләре хакында Рафаэль Мостафин болай дип яза: "М.Юныс гади күзәтүләрдән фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтыла, шуның белән әдәбиятыбызның географиясен генә түгел, интеллектуаль дөньясын да баета, укучыны да уйланырга өйрәтә". Шушы уңайдан М.Юныс иҗатының асыл сыйфатларын нәкъ урынлы тотып алган Фәрваз Миңнуллинның фикерләрен дә китерәсе килә. "Дөньяның күп җирләрен күргән, күп диңгезләрне кичкән кеше буларак, Миргазиян Юныс татар укучыларын мәрҗән атаулары һәм пассат җилләре, энҗе эзләүчеләр һәм диңгезчеләр тормышы белән таныштырды — безнең әдәбиятка диңгез һәм океаннар сулышын алып килде, — дип язды ул. — (...) Юлъязма һәм сәяхәтнамәләре белән дә Миргазиян Юныс безнең укучының, безнең әдәбиятыбызның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрешә".

Халыкның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрерлек акылны, энциклопедик белемне язучы каян алды икән? — дигән сорау туа. Әсәрләрне язганда, төрекләр турында булмасын, Гарәбстан, һиндстан, Испания һәм башка ил халыклары турында булмасын, автор гаҗәеп бай тарихи материал китерә, аларның гореф-гадәтләре, холык-фигыльләре, йола-бәйрәмнәре, шушы илләрнең табигате, елга-таулары турында иркенләп сөйли. Алай гына да түгел, сәяхәт вакытында үзе очраган кош, балык, үсемлек, һәммә тереклек хакында да ул галимнәр дәрәҗәсендә фикер йөртә һәм шушы күренешләрне фәлсәфи киңлеккә күчереп гомумиләштерүләр ясый, закончалыклар чыгара. Ирек һәм каһарманлык кошы альбатрос хакында тәфсилле итеп сөйләгәч, автор: "Дөньяда, шушы кош шикелле, ирек һәм киңлек өчен генә яшисе иде! һәм, альбатрос шикелле, гомер буе горурлык саклый белсәң иде!" — дип куя ("Юлда уйланулар", 150 бит).

М.Юныс әсәрләрен географиягә, тарихка, фәлсәфәгә генә дә сыйдырып бетереп булмый, ул гомумкешелек проблемалары турында яза, үз милләте каланчасыннан чыгып уйлана. Нурихан Фәттах сүзләре белән әйтсәк: "Автор дөнья хәлләре турында, барлык халыкларны борчыган уртак нәрсәләр турында татар әдәбиятында әле беркем ирешә алмаган биеклектә торып фикер йөртә. Язучының таланты, зурлыгы һәм гуманизмы менә шунда". Академик Әгъдәс Борһанов та бу хакта: "Кайсы гына ил, кыйтга, шәрык яисә гарәп мәдәнияты турында язмасын, аның таяну ноктасы булып татар милләте, милләтнең аерым шәхесләре, үз авылының кешеләре тора", — дип язды. М.Юныс үзе дә: "Кешеләр тарихы тоташ ул. Шуңа күрә, һинд океаны ярындагы Мадраска килеп, үз халкыңныкына охшаган язмышларны күрү, шуны аңлау офыкларыңны киңәйтә", — дигән фикердә. (343 бит). Чыннан да, сүз Җир шарының әллә кайдагы ноктасы хакында барганда да, язучы, лирик чигенеш ясап, үз авылына, үз милләтенә кайта. Хәтта диңгез яры буенда очраган көчектә дә ул үз авылы көчеген таный, Испаниядә үгез сугышы — корриданы карарга баргач, Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның сыер җигеп җир сөргәнен әрнеп искә ала. Туган як, татар милләте — ил гизүченең һәрвакыт йөрәк түрендә. Ул аның үткәне, тарихы, киләчәге турында уйлана, кешеләр арасындагы кешелексезлек, хөсетлек, хәйлә-мәкер кебек әшәкелекләрне күреп сыкрана. Ә шулай да ул — туган яклардан еракта, аның белән диңгез романтикасы идарә итә.

"Җир йөзендә нурга төренгән судан да матур, аннан да мәрхәмәтле нәрсә бар икән. Кояшлы көндәге тыныч диңгез ана күңелен хәтерләтә. Әниләр күңеле мәңге аяз һәм мәңге мәрхәмәтле бит", — ди диңгезенә гашыйк язучы (63 бит). Ул океан турында хозурланып, бөтен җаны-тәне белән шушы рәхәтлекне тоеп, тәкатьсезләнеп яза. Шушы илаһи халәт язучыны янә фәлсәфә дөньясына алып китә: "Океан мине үз кочагына алды. Тәнемдәге капиллярлар аша гәүдәгә сихәт агыла башлады (...) Галимнәр тереклек дөньясын океан суыннан яралган, диләр. Шушы фаразны, күрәсең, тән акылдан алданрак сизәдер. Наз теләү, рәхәтлеккә сусап йөрү безнең миллион еллар элек суда яшәгән чакта туган сыйфатлардыр, бәлки?" (350 бит.) Ул диңгездән җан азыгы эзли, куаныч таба. Корабльдә тәртипсезлек белән көрәшеп арыганда, берәр авылга китеп, көтүче булып ялланырга яки каравылга урнашырга ниятләп куйса да, диңгезен ташлап китә алмый. "Иң аянычы шунда, — ди автор, — диңгез тормышын никадәр ныграк сүксәң, ул синең йөрәгеңә, бәгыреңә шулкадәр тирәнрәк кереп оялый". (234 бит.) Язучы күңелен бер яктан диңгез романтикасы тартса, икенче яктан туган халкы язмышы борчый, туган авылы, якыннары сагындыра. Сагыну лирикасы — М.Юныс әсәрләрендәге иң көчле дулкындыр, мөгаен. "Әмма оста да чиртә белә Миргазиян сагыну кылын", — дип яза Ф.Хөсни бу хакта. Үзе гомере буена чит җирләрдә яшәп, туган ягын сагынып яшәгәнгәдер, сагыну лирикасы М.Юныс әсәрләренең үзәгеннән кызыл җеп булып уза. Бу уңайдан күңелләрне тетрәндерерлек вакыйгага корылган "Безнең өй өянке астында иде" дигән новелласына тукталасы килә. Үзәк образ — Италиянең Генуя портында яшәүче татар карчыгы. Әйе, бары тик шушындый язмышка дучар булган кешедә генә сагыну хисенең иң зурысын, иң бөеген күрсәтеп булыр иде. Очраклы рәвештә татар диңгезчесен очраткач, әбинең ни әйтергә, ни эшләргә белми югалып калуы, күзеннән тәгәрәп чыккан ике бөртек яшьнең җыерчыклы битенә таралуы кебек күренешләр әсәрдәге психологизмны кирәкле киеренкелеккә китереп җиткерә. Карчыкның: — Улым, корабыгызда туган җир туфрагы юкмы? Иснәп кенә тотар идем, — диюендә читтә яшәүнең никадәр ачылыгы, туган җирнең никадәрле газизлеге тулысы белән иңдерелгән.

Бәлки, әсәрне шушы ноктада тәмамларга булыр иде. Ләкин автор психологик киеренкелекне тагын да көчәйтә, кылны соңгы чиккәчә, өзелгәнче тарта. Менә корабльгә туфрак алырга килгән карчык якташ диңгезчегә туган якка алып кайтуны сорап инәлә башлый. — Өебез булмаса да, өянкеләребез исәндер әле. Алып кайт, яме? Кайтсам, ичмасам туган илемдә үләр идем. Сөякләрем туган ил туфрагында ятар иде. Монда бит кабер казырлык туфрагы да юк. Җирдә гел таш... Алып кайт, яме?! Калдырма монда... Әсәр туган якка кайту нияте белән трюмга качып кереп утырган карчыкның һәлакәте белән тәмамлана, ә шулай да карчык теләгенә ирешә, аны үзебезнең җирдә, Феодосия портында күмәләр.

Сагыну хисен үлем белән янәшә кую М.Юнысның "Энҗе эзләүчеләр" әсәрендә иң ачы, иң авырттыргыч буяулар белән бирелгән. Ата-баба нигезенә кайту хыялы белән янган Гыймранның энҗе эзләүдәге фидакарьлеге, максатка барганда үлем тырнагына эләгүе, энҗе эзләүдә бөтен сәламәтлеген җуйган Зөннүннең һәлакәте йөрәкләрне өшеттергеч детальләрдә, җанлы сурәтләрдә гәүдәләндере-лә. Әлеге әсәр яхшы итеп төшерелгән нәфис фильмны хәтерләтә. Шунысы гыйбрәтле: татар укучысына таныш булмаган энҗе эзләүчеләр тормышы, аларның һәр хәрәкәте шундый төгәл итеп, конкрет детальләрдә гәүдәләндерелә ки, әйтерсең автор үзе дә аларның бер кулдашы булып эшләгән. М.Юнысның сагыну лирикасы хакында сөйләгәндә, тәнкыйтьчеләр күбрәк аның "Табу һәм югалту" повестена тукталалар. Шәһәрдә яшәү һәм авылны сагыну, цивилизациягә омтылу һәм борынгылыкны, табигатьнең, яшәешнең беренчел хәлен югалту, нәзакәтле шәһәр кызына өйләнү һәм борынгы киленнәрнең ягымлылыгыннан, илтифатлылыгыннан колак кагу кебек күренешләрне автор "табу һәм югалту" фәлсәфәсенә үреп биргән. Бу очракта Ф.Хөсни, Р.Мостафин, Ф.Миңнуллин, М.Вәлиев фикерләренә өстәп, шуны әйтергә була: әсәрдә укучының күңеленә кереп кала торган иң калку момент — ул эмансипация даулаган хатынның киленлек Вазыйфаларыннан баш тартуы. Гаиләдәге бөтен аңлашылмаучылыкның да башында шушы тора. Дөрес, әлеге төп проблеманы әсәрнең герое Габдрахман үзе дә күпертми, аңламамышка салыша булса кирәк, янәсе, шәһәрдә туып-үскән Мәрьям авыл кешеләренең психологияләрен кабул итә алмый, алар аңа инглизчә сөйләшкән кебек тоела һ.б. Әсәрнең шушы урынында туктап, авторның колагына "Мәрьям күрше авыл кызы булса да, берәр сәбәп табып, каенанасы янына кайтмый калу ягын карар иде!" — дип пышылдыйсы килә. Башка әсәрләрендә фәлсәфи гомумиләштерүләрне гаҗәеп оста ясый торган язучы бу юлы, нишләптер, әлеге мөһим проблеманы тамырын актарып күрсәтми, читләтеп уза. М.Юныс, гомумән, хатын-кызлар хакында сөйләгәндә, саклык белән эш итә, катгыйлыгын яшерә төшә. Хәл-вакыйгаларны сурәтләү белән чикләнеп, мөгаен, укучының үзенә уйланыр урын калдыра. Кайбер очракта юморга мөрәҗәгать итә, гипербола алымын уңышлы куллана. Миргазиян Юнысның иҗат портретын тулырак, рухи дөньясын, күңел байлыгын ачыграк күз алдына китерү өчен, аның "Юлда уйланулар"ындагы шундый юлларны китерәсе килә: "Агач сыннар, көмеш савытлар һәм кеше биеклеге ак комганнар ягыннан узганда күземне йома башладым. Күз алдымда осталарның өлгер куллары, шул кулларның искиткеч йөгерек хәрәкәтләре тора. Бу дөньяда осталыктан да бөек, аннан да күркәм нәрсә бар?" (318 бит). Язучының осталыкка мөкиббәнлеге, мөгаен, аңа Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән рәссамлык сәләте белән бәйледер. Үзенең сурәтләрендә, агачтан ясаган сыннарында татар сәнгате өчен ул яңа оригиналь образлар иҗат итүгә дә ирешкән кеше. Миргазиян Юнысны безнең заманның Дон-Кихоты дип әйтергә яраталар. Автор үзе дә бу хакта: "Дон-Кихот булып яралгач, үлгәнче "хәсрәтле рыцарь" булып яшәргә тиеш, күрәсең", — дип уфтанып куя ("Юлда уйланулар", 184 бит). Ләкин аның кабатланмаслыгы һәм бетмәс-төкәнмәс көче дә нәкъ шушы сыйфатында. Ул — максималист, һәм еш кына ул фикердәшләрдән, көрәштәшләрдән мәхрүм. Язучы хакында Ә.Борһанов әйткән мондый фикерне ассызыклыйсы килә: "М.Юныс үзенең ачуын китергән бер күренеш яныннан да битараф кына үтеп китә алмый. Әйтерсең, ул берүзе бу әшәке дөньяны үзгәртә ала (...) бүген булмаса иртәгә М.Юнысның күп фикерләрен искә төшерәчәкләр һәм алар белән килешәчәкләр. М.Юныс - киләчәк кешесе".

Чиксез океан-диңгезләр гизеп йөргәндә, аяусыз давыллар белән алышканда да туган төбәге, туган халкы өчен борчылудан туктамаган, милли проблемаларны гомумкешелек гуманизмы кыйбласыннан чыгып яктырта алган зур әдибебез Миргазиян Юныс үз гомеренең 76 чакрымына атлаганда да изгелек, кешелеклелек, милләт хөрлеге өчен көрәш сафында кала. Ул бүген дә гашыйк була, нәфрәтләнә, рухланып һәм сыкранып яза, ялкынланып сөйли, исбат итә, инандыра.

 

Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis Mirğazican Yunıs Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis 

sarasadykova.su